Әхлак кагыйдәләре (6+)
22
Февраль 2022
Сишәмбе
22 февраль көнне 12 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен әхлак кагыйдәләренә багышланган танып белү уены уздырды. Балалар өч командага бүленеп, исем һәм шигарь уйлап тапты. Команда белән җитәкчелек итү өчен капитан сайладылар. Уен вакытында катнашучыларга «Өстәл приборлары һәм өстәл артында утыру әдәбе» дигән бәйге аеруча күңелләренә хуш килде. Анда өстәлдәге приборларны танырга һәм дөрес итеп урнаштырырга тиеш булдылар. «Без шундый әдәпле» уенында исә балалар урамда, мәктәптә, иҗтимагый урыннарда һәм транспортта үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерде һәм шуның буенча кыска сәхнәләштерелгән тамаша әзерләде. Викторина, уен, бәйгеләрдә катнашып, укучылар әдәп кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен күрсәтә алды. |